Татарстанда өлкән буын авыл кешеләре интернеттан ешрак файдалана башлады

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Республика районнарында пенсия яшендәге абонентлар бер ел эчендә интернет‑трафикны 15% ка күбрәк кулланган. Иң актив кулланучылар Азнакай районында яши, дип хәбәр итә клиентларның шәхессез мәгълүматлары анализы нигезендә Мегафон белгечләре.

Операторның big data күрсәткәнчә, 2024 елның җәендә өлкән яшьтәге авыл кешеләре аена уртача 8,4 Гбайт йөкләгәннәр. Аларга авылларда дата‑трафикның 12% ы туры килә. Бигрәк тә онлайнга хатын‑кызлар бик теләп чыга: алар мессенджерларда язышалар һәм социаль челтәрләрне шул яшьтәге ир-атларга караганда 23% ка озаграк кулланалар. Торак пунктлар турында сөйләсәк, 60 яшьтән өлкәнрәк булган абонентка уртача айлык интернет-трафик буенча Азнакай районында Уразай, Яшел Үзән районында Олы Яке һәм Питрәч районында Званка алдынгылар.

Моннан тыш, пенсионерларга кече торак пунктлардагы гомуми тавыш трафигының 21% туры килә. Бер кеше аена уртача 5 сәгать 44 минут сөйләшә. Чүпрәле районының Шланга, Буа районының Иске Тинчәле һәм Каменный Брод авыллары абонентлары якыннары белән озак аралашырга яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International