Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цминистрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре вәкилләре Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Бикеев белән очрашты
Очрашуның темасы Россия Федерациясендә коррупциягә каршы торуның заманча тенденцияләре булды. Спикер билгеләп үткәнчә, коррупция халыкка зур икътисади зыян китерә:
ТР Дәүләт Советы депутаты сүзләренчә, РФ субъектларының үз вәкаләтләре чикләрендәге эшчәнлеге коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш, коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү гамәлләрен үз эченә ала. Игорь Бикеев ассызыклаганча, бүген цифрлы технологияләр тискәре социаль күренеш буларак коррупциянең үзенә дә, коррупциягә каршы сәясәткә дә йогынты ясый, икесен дә сизелерлек үзгәртә. Коррупциягә каршы көрәш өчен цифрлы технологияләрнең әһәмияте - коррупцион хокук бозуларны кисәтү коралы да, коррупциягә каршы көрәш чарасы да, коррупцион хокук бозуларның нәтиҗәләрен киметү коралы да. Нәтиҗә буларак, коррупцион хокук бозуларны яшерү көннән-көн катлаулырак, аларны табу җиңел һәм мондый хокук бозуларның күбесе ачылу куркынычы зур булу сәбәпле мәгънәсезгә әйләнә.