Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы ачылды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова, Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чешту катнашты.

"Сезне Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында сәламләвемә шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга чарага федераль статус бирү турында кабул ителгән карары өчен рәхмәт белдерде. - Бу федераль хакимият органнары җитәкчеләре, регионнардан һәм чит илләрдән килгән коллегалар, фән һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирде. Форум мәйданчыгында уртак эш безнең казанышларны һәм безнең алда торган бурычларны объектив бәяләргә, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк".

Республика Рәисе сүзләренчә, санкцияләр шартларында цифрлы сервислар, программа тәэминаты, югары технологияле продукция эшләү аеруча зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә шушы сораулар форумда үзәк булачак.

Форумның рәсми ачылышыннан соң республика Рәисе һәм башка рәсми затлар Kazan Digital Week күргәзмәсен карады. Казан ИТ-паркы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы экспозициядә уртак стенд тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин стендта Рөстәм Миңнехановка ИТ-продуктларны тәкъдим итте.

Рәис йөкләмәсе нигезендә якын арада яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы эшләтеп җибәреләчәк. "ЮХИДИга ярдәм итәчәк кешеләр административ хокук бозулар турында кодекста каралган штрафның тулы суммасыннан 25% күләмендә компенсация алачак. Гражданнарыбызның инициативасына исәп тотабыз, юл хәрәкәте иминлеген арттырабыз", - диде Айрат Хәйруллин.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы стендында шулай ук Казан ИТ-паркы резидентларының «Мандарин», «Алгоритм С» һ. б. карарлары тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International