Россия Почтасы һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе оештырган гуманитар акция башланганнан бирле, россиялеләр 13 меңгә якын посылка җибәргән инде.
2019 елның 1-2 октябрендә Казанда IoT&AI World Summit Russia әйберләр һәм ясалма интеллект буенча III Бөтендөнья цифрлы саммит узачак, ул 25 илдән-Нидерланд, Франция, Германия, АКШ, Норвегия, Швеция, Израиль, Бөекбритания, Россия, Төркия һәм башкалардан 3000нән артык делегат һәм 200 тармак эксперт-практикларны җыячак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның инновацион кече предприятиеләре «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грантлар бирә алалар. Грантлар продуктлар, сервислар һәм платформа чишелешләре нигезендә эшләнүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар арасында - ясалма интеллект, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, яңа җитештерү технологияләре, робототехника һәм сенсорик компонентлары, чыбыксыз элемтә технологияләре, бүленгән реестр системасы, квант технологияләре.
1 сентябрьгә кадәр төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Татарстанда яшәүчеләрне «Веб-дизайн һәм эшләнмә» компетенциясе буенча бушлай укытуга җыя. Укыту техникум базасында 5 сентябрьдә башлана (Казан шәһәре, Б. Галиев ур., 8а йорт).
Россия халкына, шул исәптән татарстанлыларга да, Россия субъектлары башкарма хакимияте органнарының һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләренең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә эше турында хәбәр итү өчен, иҗтимагый яңалыклар сервисы эшли okolitsa-info.ru.
«Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсы финалы – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның флагман проектларының берсе – Казанда 27-29 сентябрьдә узачак. Бу хакта карар чәршәмбе көнне конкурсның финалының оештыру комитеты утырышында кабул ителде.
Көн саен республиканың 600гә якын кешесе цифрлы эфир тапшыруларына күчә, әмма аналог телевидениесен 118 мең кеше карый. Министрлыкның бурычы - цифрлы җиһазларны тоташтыру ысуллары турында барлык гражданнарга да җиткерү, алар инде бүген үк 20 телевизион каналны югары цифрлы сыйфатта карый алсын өчен. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрдә һәм радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында цифрлы эфир тапшыруларына күчүе сәбәпле әзерлек чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бүген республикада иң эре Казан телеүзәгенең үз эченә алган бөтен территория буенча цифрлы сигнал тапшырырга әзерлегенә шәхсән үзе инанды – бу Татарстанның 1,3 млн.нан артык кеше яши торган 486 торак пункты.
22 июльдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры республиканың Алексеевск муниципаль районында эшлекле сәфәр кылды. Ул приставкалар гамәлгә ашырыла торган сәүдә нокталарында булды, шулай ук район халкына цифрлы җиһазларны тоташтыруда булышучы волонтерларның эшен тикшерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидияләргә гаризалар кабул итү башланды.