Пенсия яшенә җитмәгән татарстанлылар веб-дизайн нигезләренә бушлай өйрәнә ала

2019 елның 26 июле, җомга

1 сентябрьгә кадәр төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Татарстанда яшәүчеләрне «Веб-дизайн һәм эшләнмә» компетенциясе буенча бушлай укытуга җыя. Укыту техникум базасында 5 сентябрьдә башлана (Казан шәһәре, Б. Галиев ур., 8а йорт).

Әлеге программа популяр сайтларның бер конструкторы платформасында сайт булдыру кагыйдәләре һәм алымнарына "нульдән" өйрәтүгә юнәлдерелгән. 72 сәгатьлек укулар җомга һәм шимбә көннәрендә үткәреләчәк. Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендәге квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк. Ә демонстрация имтиханын уңышлы узган тыңлаучыларга шулай ук халыкара үрнәктәге Skills-паспорт биреләчәк.

Һөнәри белем бирү халыкка хезмәт эшчәнлеген аларның һөнәри күнекмәләренә һәм физик мөмкинлекләренә туры китереп дәвам итәргә, яңа җиһазлар, технологияләр, программа чаралары белән эшләргә, шулай ук белем дәрәҗәсен үзгәртмичә генә булган һөнәрләргә туры китереп квалификацияле разряд алырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге программа буенча укуларны 51 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 56-60 яшьлек ир-атлар алып була. Бушлай белем алу мөмкинлеге «Өлкән буын» федераль программасы һәм «Демография» милли проекты кысаларында "МЦК-КТИТС" ДАҺБУ тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә барлыкка килде. Якын арада техникумда шулай ук Мәгълүмати кабель челтәрләре, бизнес өчен программалы карарлар, видеопроизводство, график дизайн, робототехника, цифрлы грамоталылык кебек компетенцияләр буенча программалар эшли башлаячак.

Укыту программасында катнашу өчен гаризалар электрон ресурста кабул ителә https://50plus.worldskills.ru/ яки турыдан-туры МКК-КТИТСТА (843)203-5555 телефоны буенча.

Фото: Worldskills Russia 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International