Россия почтасы Иркутскка гуманитар ярдәм белән 10 меңнән артык посылка китерде

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Россия Почтасы һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе оештырган гуманитар акция башланганнан бирле, россиялеләр 13 меңгә якын посылка җибәргән инде.

Халык акциягә аеруча актив кушылган төбәкләр арасында: Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Брянск, Тверь, Мәскәү, Самара, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы. Республикабызның битараф булмаган кешеләре тарафыннан 300дән артык почта җибәрелде. Посылкаларда, беренче чиратта, шәхси гигиена чаралары һәм бозылмаслык азык-төлек продуктлары җибәрелә. Атна ахырына кадәр Иркутски өлкәсендә яшәүчеләргә тагын 100гә якын посылка барып җитәчәк.

Бушлай җибәрүгә бөтен ил буенча Россия Почтасы бүлекләрендә түбәндәге кертемнәр кабул ителә:

  • шәхси гигиена чаралары (шампуньнәр, теш пастасы, теш щеткалары, сабын һ. б.).);
  • юу һәм дезинфекцияләү чаралары;
  • постель;
  • кием-салым һәм аяк киеме;
  • сөлгеләр, мендәрләр, юрганнар;
  • тиз бозылмый торган азык-төлек продуктлары;
  • кәрәзле телефоннар.

Алдан ук беркетелгән «гуманитар ярдәм» дигән язулы посылкалар җибәрүче тарафыннан ышанычлы төргәкләнгән булырга тиеш. Адрес: Россия Кызыл Хачының Иркутск бүлеге, 664005, Иркутск өлкәсе, Иркутск шәһәре, 2 нче Тимер Юл урамы, 9А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International