Россия халкына, шул исәптән татарстанлыларга да, Россия субъектлары башкарма хакимияте органнарының һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләренең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә эше турында хәбәр итү өчен, иҗтимагый яңалыклар сервисы эшли okolitsa-info.ru.
Мәгълүмат порталында региональ һәм муниципаль хакимият органнарының территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, халык өчен хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру темасы буенча чаралары турында шәхси кабинет аша мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат бастырып чыгарырга мөмкин.
Бу порталны булдыру максаты – дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук дәүләт органнарында мәгълүмат-коммуникация технологияләрен киңәйтү.
Фото: pexels.com