«Цифрлы алгарыш» конкурсының финалы Казанда 27-29 сентябрьдә узачак

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

«Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсы финалы – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБОның флагман проектларының берсе – Казанда 27-29 сентябрьдә узачак. Бу хакта карар чәршәмбе көнне конкурсның финалының оештыру комитеты утырышында кабул ителде.

Оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкләде. Оештыру комитеты составына шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, рәис урынбасары – Внешэкономбанк идарәсе әгъзасы Алексей Иванченко, Президент администрациясенең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Андрей Липов, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе директоры Сергей Плуготаренко, «Цифрлы алгарыш» конкурсы җитәкчесе Олег Мансуров һәм башка катнашучылар.

Конкурс чаралары 27-29 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак. Финал Европаның иң масштаблы хакатоны булачак – бер үк вакытта 48 сәгать дәвамында мәйданда программалаштыру, дизайн һәм идарә өлкәсендә 3000 нән артык белгеч эшләячәк.

«Конкурс финалына без экспертларның киңәйтелгән пулын чакырабыз. Ярышларның барлык көннәрендә 120дән артык тармак белгече катнашучыларга консультация бирәчәк. Моннан тыш, һәр командага 48 сәгать буе аның эшен алып барачак ментор беркетеләчәк. Беренче ике көндә конкурсантларны берничә воркшоп көтә, аларда алар ачык чыгышларның серләре һәм үзенчәлекләре турында беләчәк, шулай ук идеяләр уйлап табарга һәм бизнес-модельләр төзергә өйрәнәчәкләр. Хакатонның төп нәтиҗәсе булып, финалистлар эшләячәк цифрлы продуктларның максималь саны булырга тиеш. Казанда алар өчен хакатон финал ярышлары гына түгел, ә белем бирү интенсивы да булачак дип әйтергә була», – дип билгеләп үтте Алексей Комиссаров.

Командалар составына Россиянең 40 шәһәрендә 8 июньнән 28 июльгә кадәр узган региональ сайлап алу этапларының финалистлары керәчәк. Финал хакатонында 650 дән артык команда катнашыр дип көтелә, шуларның 200-е берничә контроль чара (чек-поинтов) нәтиҗәләре буенча эксперт жюрие алдында финал яклауга кертеләчәк.

«Без оештыручыларга республикабызны кабул итүче төбәк буларак сайлаганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Татарстан Республикасының мондый дәрәҗәдәге вакыйгалар уздыру буенча зур тәҗрибәсе бар. Финал узачак «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәге берничә тапкыр масштаблы чаралар белән тикшерү узды һәм бүген оештыручылар тарафыннан үткәрү мәйданчыгына куелган барлык таләпләргә җавап бирә. Без катнашучылар, экспертлар һәм кунаклар безнең кунакчыллык атмосферасына чумсын, ә ачылу һәм ябылу тантаналары озакка истә калсын өчен тырышырбыз. Әлбәттә, без үзебезнең республика командаларының уңышлы чыгыш ясавын көтәбез», - диде Роман Шәйхетдинов.

Катнашучылар өчен биремнәр Россия эчке сәясәтенең стратегик юнәлешләре нигезендә төбәкләр белән берлектә эшләнелде. Финал хакатонының тематик трекларына егерме махсус номинация керәчәк. Аларны оештыручылар-конкурс партнерлары, министрлыклар, Россия Хисап палатасы, Россия Үзәк банкы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Командаларның эшләренә 120дән артык эксперт жюрие әгъзасы бәя бирәчәк.

Моннан тыш, конкурс финалы кысаларында 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен мәктәп хакатоны узачак, ул 300 дән артык кешене җыячак. Командалар «Сириус»белем бирү үзәге эшләгән биш трек буенча эшләячәк.

«Бизнес даими рәвештә альтернатив үсеш юлларын тиз эзләү өчен хакатоннар куллана. Ярымфиналларның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый формат цифрлы үсеш өлкәсендә төрле бурычларны хәл итү өчен бик яхшы туры килә. Ике ай эчендә илкүләм проектларның биш юнәлеше буенча дүрт йөздән артык тормышка сәләтле цифрлы продукт ала алдык. Финалда без бу санны арттырачакбыз, һәм мин аларның барысы да конкурс нәтиҗәләре буенча федераль һәм региональ партнерлар ярдәмендә гамәлгә ашырылачагына ышанам», - дип шәрехләде «Цифрлы алгарыш» конкурсы җитәкчесе Олег Мансуров.

Фото: imlight.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International