Татарстан предприятиеләре үтәли технологияләр үсешенә грантлар алырга мөмкин

2019 елның 26 июле, җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның инновацион кече предприятиеләре «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грантлар бирә алалар. Грантлар продуктлар, сервислар һәм платформа чишелешләре нигезендә эшләнүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар арасында - ясалма интеллект, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, яңа җитештерү технологияләре, робототехника һәм сенсорик компонентлары, чыбыксыз элемтә технологияләре, бүленгән реестр системасы, квант технологияләре.

Гаризалар илкүләм программаның «Мәгълүмати инфраструктура» һәм «Цифрлы технологияләр» федераль проектлары кысаларында «Старт» һәм «Үсеш» программалары буенча кабул ителә. Өстенлек патент кооперациясе турындагы килешү нигезендә чит илләрдә интеллектуаль милекне теркәү перспективалары булган проектларга бирелә.

«Старт» программасы буенча яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне эшләп чыгарырга һәм үзләштерергә омтылган кече инновацион предприятиеләр булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә 3 млн. сум алырга мөмкин.

«Үсеш» программасы буенча, эшләнелә торган продукция төрләрен диверсификацияләү юлы белән эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү кирәклеген тоя торган алга киткән предприятиеләргә ярдәм итүгә 20 млн.сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Фото: im.kommersant.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International