Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидияләргә гаризалар кабул итү башланды.
Гариза онлайн режимында махсус сервис аша бирелә. Монда ук кушып бирергә тиешле документлар исемлеге язылган. Гариза статусын порталның шәхси кабинетында күзәтеп торырга мөмкин.
Конкурста законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә «Коммерциясез оешмалар турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законда каралган эшчәнлек төрләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Гаризалар 23 августка кадәр кабул ителәчәк.
Фото: pixabay.com