Көн саен 600 татарстанлы цифрлы эфир телевидениесенә күчә

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Көн саен республиканың 600гә якын кешесе цифрлы эфир тапшыруларына күчә, әмма аналог телевидениесен 118 мең кеше карый. Министрлыкның бурычы - цифрлы җиһазларны тоташтыру ысуллары турында барлык гражданнарга да җиткерү, алар инде бүген үк 20 телевизион каналны югары цифрлы сыйфатта карый алсын өчен. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Цифрлы телевидениене тоташтыру өчен иске модель телевизор хуҗаларына цифрлы приставка кирәк булачак. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика муниципаль берәмлекләре кибетләрендә мондый приставкалар булуны контрольдә тота. Бүген алар 1,3 мең сәүдә объектында сатыла, шуларның 900е - почта элемтәсе бүлекләре. Соңгы өч айда Татарстан халкы 35 меңнән артык цифрлы приставка һәм 9 меңнән артык DVB-T2 ярдәмендә телевизор сатып алган.

Телевизорга приставканы республика халкына тоташтырырга махсус өйрәтелгән 2 меңнән артык волонтер ярдәм итәчәк - андыйлар республиканың һәр муниципаль районында бар. Аларны чакыруга гаризаны Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кайнар линиясе аша калдырырга мөмкин: 8-800-222-87-16.

Айрат Хәйруллин цифрлы эфир телевидениесе челтәрен төзү һәм модернизацияләү проекты Татарстан Республикасында узган елның декабрендә тәмамлануын һәм бүген 20 телеканалның 99,3% халык өчен цифрлы сыйфатта булуын искәртте. Әмма географик сәбәпләр аркасында цифрлы эфир телетапшырулары сигналын кабул итү республиканың 160 торак пунктында кыенлашачак, анда 12 меңнән артык йорт хуҗалыгы яши. Аларның күбесе кабельле яки спутник телевидениесе челтәрләрендә «сан»ны карый инде, «аналог» та 1031 йорт хуҗалыгы кала. Бу яшәүчеләр 20 федераль каналны спутник тәлинкәсе ярдәмендә алардан абонент түләвеннән башка карый алачак. Махсус тариф спутник телевидениесенең барлык операторлары тарафыннан кертелгән.

Министр шулай ук төбәк телеканалларының аналог форматта тапшыруларын дәвам итәчәген, ә бу көздә аларның контенты Россия Иҗтимагый палатасы федераль каналы челтәренә иртәнге вакытта һәм прайм-тайм – кимендә 5-6 сәгатьтә керә алачагын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International