Айрат Хәйруллин муниципаль районнарның эфирлы цифрлы тапшыруларга әзерлеген контрольдә тота

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

22 июльдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры республиканың Алексеевск муниципаль районында эшлекле сәфәр кылды. Ул приставкалар гамәлгә ашырыла торган сәүдә нокталарында булды, шулай ук район халкына цифрлы җиһазларны тоташтыруда булышучы волонтерларның эшен тикшерде.

Алексеевск районында цифрлы эфир кабул итү җиһазларын 23 сәүдә ноктасында сатып алырга мөмкин, шуларның 20се - почта элемтәсе бүлекләре. Министр караган Совет ур., 12 адресы буенча урнашкан почта бүлекләренең берсендә цифрлы приставкаларның киң ассортименты 950 сумнан һәм аннан да югарырак. Министр почта бүлекчәсенә килүчеләр белән аралашты, цифрлы телевидениене тоташтыру белән бәйле проблемалы мәсьәләләр турында кызыксынды.

Аннары кунаклар җирле «ЧИП» электроника кибетенә юнәлделәр. Сатучылар сатып алучыларның төймәле идарәле цифрлы приставкаларга өстенлек бирүен әйтте. Шуңа да карамастан, төрле функциональ мөмкинлекләре булган җиһазлар сайлап алына.

Соңгы өч айда район халкы 689 приставка һәм 74 DVB-T2 стандарты ярдәмендә телевизор сатып алган. Хәзерге вакытта складларда тагын 108 берәмлек җиһаз бар.

Алексеевск районында цифрлы эфир телетапшырулары сигналын барлык торак пунктларда да карарга була. Моннан тыш, антеннага күмәк керү системалары районның күп фатирлы йортларның 89% ында урнаштырылган.

Районда 504 йорт хуҗалыгы ачыкланган, алар аналоглы эфир телетапшыруын карый. Барлык бу гаиләләр дә 14 октябрьдә булачак аналог сигналын өзү һәм цифрлы телевидениегә тоташтыру ысуллары турында хәбәр ителгән. Калган 9 300 йорт хуҗалыгы яки бушлай цифрлы эфир телетапшыруларын тоташтырган, яки кабельле яки IP телевидение абонентлары булып тора, димәк, хәзер үк телетапшыруларны югары цифрлы сыйфатта карый.

Цифрлы җиһазларны көйләүдә район халкына 29 махсус өйрәтелгән волонтер ярдәм итәчәк. Бүген министр алар белән очрашу үткәрде, анда цифрлы телевидениегә күчү буенча эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Волонтерларга заявканы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кайнар линиясе буенча (8-800-222-8-716) рәсмиләштерергә мөмкин. Ирекле ярдәмчеләр кирәкле җиһазларны өч көн дәвамында тоташтырачаклар.

Якын арада Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры республиканың тагын берничә районында булырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International