2019 елның 1 ноябренә кадәр студентлар һәм 28 яшькә кадәрге яшь IT-белгечләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Honor Cup 2019 Евразия ярышларында катнашырга чакырыла. Конкурс һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашты.
Бүген «Казан ноктасы» күмәк эш киңлегендә Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды. Анда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре, «Бердәм Россия» партиясенең эш төркеме әгъзалары, шулай ук регионның бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Словениядә узган олимпиадада 23 илдән 86 программист катнашты. Россия җыелма командасы составына дүрт укучы керде, шул исәптән яшь казанлы да. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Узган елның 28 августында Иннополис көндәлек эшләр өчен пилотсыз таксилардан файдаланырга мөмкин булган дөньяда беренче шәһәр булды. Бүгенге көндә әлеге шәһәрдә яшәүчеләр пилотсыз автомобильләрдә инде 4 меңнән артык сәяхәт кылган.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган Worldskills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында теләге булган һәркем Россия Почтасына килеп, дөньяның теләсә кайсы почмагына открытка җибәрә алды.
«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай белем бирү курсларына укучылар җыялар. Дәресләр сентябрь аенда ук башланачак.
Быел Иннополис Университетында 92 студент - 45 магистр, шулай ук 47 бакалавр белем алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары МТС, Дигинавис, РТК СофтЛабс, NNG, БарсГруп компанияләреннән, документ әйләнеше системаларыннан, Портавиттан, технология Маркетплейс-компанияләреннән чакыру алдылар.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы яңа сервис автомобиль хуҗаларына тәкъдим ителә. Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә – кәгазь йөрткечләр урынына алырга мөмкин.
Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килде. Эш визиты кысаларында ул Төбәкара компетенцияләр үзәген – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын (МКК-КТИТС) карап чыкты.
Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча Юниорлар европа олимпиадасында чыгыш ясаячак. EJOI халыкара ярышына катнашучыларны сайлап алдылар һәм Иннополис Университеты базасында әзерләделәр. Алар 23-29 августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләр белән көч сынашачак.