Ак Барс Банк IT-компанияләр хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека программасына кушыла. Алар 5% ка кадәр ставкага торак алырга мөмкиннәр.
Татарстанда Цифрлаштыру елы, республикада ИТ-тармак ничек үсә? Җомга көнне, 13 майда, Татарстан Онлайн программасының турыдан-туры эфирында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак.
12 майда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында алдынгы инженер мәктәпләрен сайлап алу чарасы узды. Үз проектларын Татарстанның дүрт югары уку йорты — Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты һәм Иннополис Университеты тәкъдим итте.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, серверлар сатып алуга кредит буенча процент ставкасын компенсацияләүгә субсидия биреләчәк.
14 майда 14:00 сәгатьтә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы абитуриентлар һәм аларның ата-аналары, шулай ук цифрлы белем бирү өлкәсендә өстәмә белем бирү буенча мәгълүмат кызык булган һәркем өчен кунакчыл ишекләрен ачачак.
Бүген Лениногорскта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.
Радио һәм элемтә көнен бәйрәм итүгә багышланган фестиваль Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узды. Чара барлык теләүчеләр өчен дә ачык иде.
«НАША ПОБЕДА» оештыру комитеты инициативасы белән Россия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы Россия төбәкләре хакимиятләре һәм такси йөртүчеләр белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен юлда бушлай йөрү программасын башлап җибәрде. Ул 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Ветераннар алдында сәламләү сүзләре белән Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов һәм «Таттелеком» ГАҖ директоры урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногуманов чыгыш ясадылар.
4 майда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте сафларын тулыландырдылар.