Почта Ростуризм һәм Рус география җәмгыяте белән берлектә Россия төбәкләре турындагы открыткалар сериясен киңәйтә. Яңа чыгарылыш җәйге туризм юнәлешләренә багышланган. Сериягә 20 төбәк — Краснодар, Приморье һәм Алтай крайлары, Ростов, Воронеж, Иваново, Тула, Түбән Новгород, Калининград, Архангельск, Самара, Чиләбе, Владимир һәм Псков өлкәләре, Алтай, Татарстан, Калмыкия һәм Дагыстан Республикалары, Кабардино-Балкар һәм Карачай-Черкес республикалары рәсемнәре төшерелгән открыткалар керде. Ел ахырына кадәр Россиянең барлык субъектлары төрләре белән открыткалар чыгарачаклар.
Һәр вариантның тиражы - 1000 данә, бер открытканың бәясе — 44 сум, аларны сериягә кергән төбәкләрнең почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин.
"Гадәттә, төрле открыткалар сувенир кибетләрендә сатыла, ә маркалары – почта аша, димәк, аны җибәрү тулы бер квестка әверелә. Без механиканы гадиләштерергә, шул ук вакытта коллекцияләр җыючыларга кызыклы вариант өстәргә кирәк дигән карарга килдек», - дип шәрехләде Россия Почтасының маркетинг һәм корпоратив коммуникацияләр буенча директоры Софья Ваняткина.
Россия Почтасы, Ростуризм һәм РГО илнең истәлекле урыннары турында беренче открыткалар сериясен 2021 елның декабрендә тәкъдир итте.