Бүген, 27 июньдә, «МЦК-КТИТС»ның «IT-SKILLS» мәктәбендә җәйге техник иҗат сменасы эшли башлады, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.
Беренче сменада 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 46 бала катнаша.
Укыту заманча форматта өч юнәлеш буенча бара: Scratch, программалаштыру, роботларны программалаштыру, график дизайн.
Смена кысаларында балаларның ИТ-юнәлешләргә генә өйрәнеп калмыйча, иҗади конкурсларда, квестларда үзләрен күрсәтү, спорт ярышларын узу мөмкинлеге дә булачак.
Укучыларның һәрберсе үзләре кызыксындырган ИТ-юнәлешне сайлап алды.
Җәйге сменаларның үзенчәлеге - һәр сменада төрле белем юнәлешләре.
Кызыксындырган барлык сораулар буенча 8 (843) 203-55-55 өстәмә 231, 329 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яки түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а йорты (Совет мәйданы тукталышы).