ТР Цифрлы үсеш министрлыгы IT-индустрия турында очрашулар циклын башлап җибәрде

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы Цифрлаштыру елы кысаларында IT-индустрияне үстерүгә багышланган очрашулар циклын башлап җибәрде. Беренче чарада спикерлар һәм кунаклар «Җиңел генә айти турында» сөйләштеләр.

Чараның максаты - аралашу һәм фикердәшләр табу мөмкинлеге булган комьюнитилар формалаштыру.

"Без эш көненнән соң яңа форматны эшләтеп җибәрергә булдык, анда очрашырга, аралашырга һәм фикердәшләр табарга була. Миңа калса, безгә Казанда бу җитми. Шуңа күрә без яңа форматны карап карыйк һәм аны һичшиксез даими итәрбез", - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, республика хөкүмәте Татарстанда, Казанда яшәүче яки безгә күчеп килгән кеше эчке мотивация табар һәм аңа кызыклы нәрсәләр белән шөгыльләнергә илһам табар, дип өметләнә.

"Әмма IT өчен җавап бирүемне исәпкә алып, минем бурыч - кешеләрнең (бу өлкәдә сәләтләре белән) Татарстанда үз урыннарын таба алуларында", - дип ассызыклады министр.

Паблик-ток барышында экспертлар иронияле презентацияләр форматында IT-тенденцияләр, айти белгечләр эшендә кыенлыклар һәм яңа технологияләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International