Татарстан Президенты һәм Россия Почтасы гендиректоры авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Максим Акимов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашты. Очрашуда республикада бүлекләр челтәрен үстерү, аларда һәркем файдалана алырлык хезмәт күрсәтүләр исемлеген киңәйтү һәм төбәкнең логистика потенциалын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Татарстанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшли башлаган почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы старт алды. 2022 ел ахырына кадәр Бердәм Россия ярдәме белән почта республикада 15 бүлекне ремонтлаячак. Яңартылганнан соң клиентларга анда почта һәм финанс хезмәт күрсәтүләреннән тыш, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында хисап язмасын расларга яки торгызырга, аның сервисларыннан файдаланырга һәм кирәкле документларны бастырып чыгарырга, сәламәтлекнең мөһим күрсәткечләрен мөстәкыйль рәвештә үлчи алырга мөмкинлек туачак. Бүлекләр аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен уңайлы булачак: биредә пандуслар, киң ишекләр һәм персоналны чакыру төймәләре барлыкка киләчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Казан аэропортында Россия почтасы логистика үзәге базасында транспорт хабын үстерү һәм бонд склады ачу планнары турында фикер алыштылар.

«Почта бүлеге – иң мөһим социаль объектларның берсе, бигрәк тә авыл җирлегендә. Татарстанда 1111 почта бүлеге һәм 8216 почта хезмәткәре эшли. Аларның эше нәтиҗәсендә безнең халык корреспонденцияне вакытында ала һәм җибәрә, беренче чиратта кирәк-яраклар сатып ала, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр, пенсияләр һәм акча күчермәләре алалар. Казан почта логистик узелын булдыру проектын гамәлгә ашыру аерым игътибарга лаек. Бүген логистика – ул беренче мәсьәлә. Без бу проектта актив катнашырга әзер», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан – икътисадый үзәк, актив куллану үзәге. Монда таләпчән клиентлар яши, алар логистик хезмәт күрсәтүләр дәрәҗәсенә карата югары таләп куялар. Татарстанның еш кына яңа, шул исәптән инновацион сервисларны сыгау төбәге булуы аңлашыла: Иннополис һәм аның бизнес-чыгарылыш сыйныф укучылары белән хезмәттәшлек итүебез беренче ел гына түгел. Россия электрон коммерциясендә яңа форматтагы бонд склады  өчен дә Татарстан сынау территорияләренең берсе булачак, – дип ачыклык кертте Максим Акимов. – Безгә шулай ук үз еком-челтәребезне заказлар бирү пунктлары, почтоматлар, курьерлар илтеп җиткерү хисабына, ә авылларда бүлекләр челтәрен яңарту мөһим. Быел төбәкнең кечкенә авылларындагы бүлекчәләрнең 15сендә беренче ремонт башлыйбыз».

Бүген Татарстанда 1111 почта бүлегенең 851е авыл җирлегендә урнашкан. Почта хезмәт күрсәтүләреннән ай саен миллионлап кеше файдалана. Компания Иннополис Университеты белән хезмәттәшлек итә һәм аның белән бергә белем бирү программаларын эшләргә планлаштыра. Иннополиста шулай ук Россия Почтасының ИТ-ярдәмче бүлекчәсе – Почтатехны эшләү үзәге ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International