Россия төбәкләре һәм федераль башкарма хакимият органнарының цифрлы трансформация җитәкчеләре рейтингы хөкүмәт белән РЦТ киңәшмәсендә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте порталы чәршәмбе көнне.
Төбәкләр арасында рейтингны Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан Республикасы һәм Ханты-Манси автономияле округы җитәкләде.
Әлеге рейтингы 2021 елда эшли башлады. Ул биш күрсәткеч нигезендә исәпләнә:
2022 елның июленнән соң алтынчы күрсәткечне – «импортны алыштыру» - өстәү планлаштырыла.
Беренче өч күрсәткеч – стратегик, калганнары 2022 елда агымдагы геосәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә беренче чираттагы йөкләмәләр нигезендә кертелгән.
Киңәшмәдә шулай ук Президентның мәгълүмати иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Указын үтәү һәм киберкуркынычларга каршы көрәш буенча штаблар төзү статусы турында да фикер алыштылар.