РФ Дәүләт хезмәтләре аша үзмәшгуль кешеләрне салым исәбенә кую турындагы закон имзаланды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

РФ Президенты 28.06.2022 елдан № 206-ФЗ федераль законны имзалады. Әлеге документ россиялеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша үзмәшгуль буларак салым исәбенә гариза бирүне рөхсәт итә. 

Имзаланган 206-ФЗ номерлы закон физик затларга БДХП аша салым органына исәпкә кую һәм (яки) һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында исәптән төшерү турында гариза җибәрү мөмкинлеген бирә. БДХП аша салым исәбенә кую турындагы гариза көчәйтелгән квалификацияле электрон култамга кулланып тапшырыла.

Закон буенча «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану хокукы Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган башка ил гражданнарына һәм Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы гражданнарына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International