Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы һәм ИТ-парк Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанның IT-индустриясен үстерүгә багышланган очрашулар циклын башлап җибәрә.
Беренче чара «Җиңел генә айти турында» дигән күңел ачу-белем бирү паблик-токы булачак. Аның кысаларында ироник презентацияләр форматында экспертлар IT-тенденцияләр, айти белгечләр эшендә катлаулыклар һәм яңа технологияләр турында сөйлиячәкләр.
Кунаклар цифрлы технологияләр белән бәйле темаларга фикер алышып кына калмыйча, Татарстанның IT-компанияләре вәкилләре белән формаль булмаган шартларда аралаша алачаклар.
Чараны Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнаша.
Очрашу Форматы спикерлардан лекция өлешен һәм ачык фикер алышуны күз алдында тота, анда барлык кызыксынган шәһәрлеләр дә катнаша ала.
Timepad сайтында алдан теркәлү буенча чарага керү ирекле.
Урыннар саны чикләнгән.
Дата һәм вакыты: 30 июнь, 18:00
Урыны: ReLab бары, Бауман ур., 9А;