30 июнь көнне 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән радиотелеүзәгендә радиотелевизион җиһазларга планлы профилактика үткәрелә.
Профилактик эшләр вакытында 1 нче һәм 2 нче федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2) цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм радиотапшырулар - «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Болгар радиосы» программалары трансляциясе туктатылачак.