Yardam.ru үз-үзеңне изоляцияләү өчен уңайлы тормыш өчен республика порталы Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смарт. Эволюция» бөтенроссия конкурсының икенче турына үтте.
Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 8 июньдә, планлы профилактик эшләр башкару сәбәпле, республиканың берничә шәһәр һәм районында телеканалларны эфирда кабул итү мөмкинлеге булмаячак.
Электрон заказ хатларын җибәрү һәм алу буенча Россия Почтасы сервисын хәзер илнең 72 төбәгендә карарга була. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүгә 4 млн. кулланучы һәм 7 мең оешма тоташтырылган.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаштылар. Безнең белгечләр рәсмиләштергән басмаларга язылу «Әлмәт балалар йорты»на җибәреләчәк.
Иртәгәдән, 5-нче июньдә, Татарстанның күп функцияле үзәкләре офислары тавыш бирү өчен кулай участок сайлау өчен гаризалар кабул итә башлый. Прописка урыны буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен, халык тиешле гаризаны 21 июньгә кадәр тапшырырга тиеш.
Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди бәя алды? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр? «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы белән берлектә тәмамланган уку елына йомгак ясыйбыз.
Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган ачык онлайн-лекция узды. Цифрлы министрлык дистанцион форматта лекция тыңлаган республика ведомстволары арасында беренче булды.
Россия почтасы җыелма йөкләр ташыган вакытта күп җирле җибәрүләрне тарификацияләү алымын үзгәртте. Бу челтәр ритейлерларына логистика чыгымнарын 1,5-2 тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Цифрлы трансформация үзәге белгечләре «Мин - мәктәп укучысы» яңа суперсервисын булдыру өстендә актив эш алып баралар. Цифрлы продуктны әзерләү процессында эшләүчеләр укучылар белән элемтәдә торалар һәм аларны прототиплар тестына җәлеп итәләр.
Узган ял көннәрендә реаль вакыт режимында Бөтенроссия IT-проектының беренче онлайн-хакатон җиңүчеләре игълан ителде. Әлмәтнең «Елховские ГИКи» командасы икенче урынны алды.