Татарстан укучылары бу уку елында 77 млн бишле алды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди бәя алды? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр? «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы белән берлектә тәмамланган уку елына йомгак ясыйбыз.

2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 июненә кадәр "электрон журнал һәм көндәлек" республика модулендә 182 431 152 бәя куелган иде. Алардан:

«5» - 77 574 350;

«4» - 65 223 983;

«3» - 33 354 911;

«2» - 6 277 908.

Куелган бишлеләр саны буенча абсолют лидер булып ТР Алабуга районының 10 нчы урта белем бирү мәктәбе танылды. 2019/2020 уку елында бу мәктәптә 492 945 "бик яхшы" билге куелган иде.

Шул ук мәктәп бер ел эчендә куелган бәяләрнең гомуми саны буенча да алда бара: 1 062 542 бәяләү куелган. Аксубай районының Шәрбән башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ел дәвамында барлыгы 423 бәя куелган.

Республиканың Аксубай, Актаныш, Балтач, Биектау һәм Мамадыш районнарының берничә мәктәбендә бу уку елы дәвамында бер генә икеле дә куелмады.

«Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» Мәгълүмат Системасы республикада 2009 елдан бирле эшли. Ресурстан 1 млн.нан артык кеше файдалана, анда 1 412 мәктәп теркәлгән.

Системада электрон көндәлекләр, дәресләр расписаниеләре, санлы белем бирү ресурслары, тестлар, Файдалы сылтамалар функцияләре тормышка ашырылган. Көн саен белем бирү ресурсы аша 810 мең бәя куела, 43 меңгә якын өй эше бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International