Узган ял көннәрендә реаль вакыт режимында Бөтенроссия IT-проектының беренче онлайн-хакатон җиңүчеләре игълан ителде. Әлмәтнең «Елховские ГИКи» командасы икенче урынны алды.
Интеллектуаль транспорт системаларына багышланган масштаблы IT-марафонның беренче этабында 35 шәһәрдән 60 команда катнашты. Җиде көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча өч җиңүче сайлап алынды.
Икенче урын һәм 100 мең сумлык приз фонды Әлмәттән өч кешедән торган «Елховские ГИКи» командасына эләкте – Тимур Резепов, Руслан Әмерханов һәм Рәмзилә Хәсәнова. Онлайн-хакатонда балалар мәктәп транспортының оптималь маршрутын формалаштыру моделен эшләделәр.
«Безнең өчен программалаштыру, нигездә, хобби: команданың берәрсендә дә профильле белем юк, әмма без барыбыз да кызыклы IT-бурычларны хәл итү белән мавыгабыз. Бу безнең өчен беренче шундый тәҗрибә булды, һәм без аның шулкадәр уңышлы булуына бик шат. Алга таба да югары технологияләр өлкәсендә үсешне дәвам итәргә телибез. Бу хакатон әле башы гына булыр дип өметләнәбез», - дип проекттан алган тәэсирләре белән уртаклашты команда капитаны Тимур Разепов.
Онлайн-хакатонда "Елховские ГИКи" командасы мәктәп автобуслары хәрәкәтенең оптималь маршрутын формалаштыру өстендә эшләде. Катнашучылар фикеренчә, бу бурыч гади генә түгел: аны хәл иткәндә кайбер факторларны (мәктәпнең урнашуы, укучылар саны, транспортның сыйдырышлылыгы һ.б.) исәпкә алырга кирәк булган.
Атна дәвамында команда автобуслар хәрәкәте процессын симулятор-модель булдырды. Эшләнгән симулятор яңа тукталышларны исәпкә алып, автобус маршрутларын автомат рәвештә үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә, шулай ук транспорт салонында укучылар саны үзгәрүне исәпкә алып. Проект ярдәмендә балаларны йөртү чыгымнары якынча 20% ка киметелергә мөмкин.
DIGITAL SUPERHERO хакатоннары марафоны - Татарстан Республикасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, InnoSTage компанияләре төркеме, DigitalSuperHero бизнес - Ак Барс банкның уртак проекты. Проектның төп максаты - Татарстанда дәүләт секторында һәм бизнеста цифрлы эшләнмәләрне сынау өчен мохит булдыру.