Татарстанның берничә районында телерадиотапшыруларны өзү көтелә

2020 елның 5 июне, җомга

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 8 июньдә, планлы профилактик эшләр башкару сәбәпле, республиканың берничә шәһәр һәм районында телеканалларны эфирда кабул итү мөмкинлеге булмаячак.

Эфир телетапшыруларын кыска вакытлы өзү түбәндәге территориядә 2:00 дән 11:00 гә кадәр узачак:

  • Казан шәһәре;
  • Яр Чаллы шәһәре;
  • Түбән Кама шәһәре;
  • Лениногорск шәһәре;
  • Әлмәт шәһәре;
  • Олы Алан;
  • Шәмәрдән һәм аңа якын-тирә торак пунктлар.

1 нче һәм 2 нче мультиплекслар (РТРС-1, РТРС-2), «ТНВ» телеканалы, «Россия радиосы + Татарстан радиосы» радиоканалы, «Маяк» радиосы, «Вести ФМ», «Болгар радиосы» телеканаллары кабул итмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, актуаль мәгълүматны сез һәрвакыт рәсми сайтта карый аласыз: смотрицифру.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International