Россия почтасы Электрон заказ хатлары сервисының географиясен киңәйтте

2020 елның 5 июне, җомга

Электрон заказ хатларын җибәрү һәм алу буенча Россия Почтасы сервисын хәзер илнең 72 төбәгендә карарга була. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүгә 4 млн. кулланучы һәм 7 мең оешма тоташтырылган.

Россия Почтасы сайтындагы шәхси кабинетта электрон рәвештә ЮХИДИдән хәбәрләр, башкарма производство кузгату турында карарлар, суд хәбәрнамәләре, Пенсия фондыннан һәм башка күп кенә җибәрүчеләргә – дәүләт ведомстволарыннан һәм юридик затлардан электрон заказ хатларын кулланучы оешмалар исемлеге регионга бәйле. Россия Почтасы планында – 2020 ел ахырына әлеге сервиска илнең 90% регионыннан ведомствоны тоташтыру.

2019 елда санлы юлламалар күләме, 2018 ел белән чагыштырганда, 25 млн.-га арткан. Узган ел Россия Почтасы 500 млн заказлы хат алып килгән, шуларның 74 млн-ы электрон рәвештә алучыларга җибәрелгән. Әлеге хезмәткә Россия Почтасы сайтында, Россия Почтасының мобиль кушымтасында яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша тоташырга мөмкин. 2019 елда теркәлгән кулланучылар саны 3,3 млн. тәшкил итте, бу 2018 ел күрсәткеченнән 73% ка артык. 2020 елның май аена система 4 млн клиентны үз эченә ала.

Татарстан Республикасында Россия Почтасы АҖ белән электрон заказ хатлары өлешендә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссиясе актив хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, май аенда гына да Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан җинаять эше кузгату турында 36 мең карар чыгарылган.

 Әгәр алучы әлеге хезмәткә тоташтырылган икән, ул шунда ук шәхси кабинетта цифрлы форматта хат алачак. Әгәр ул әле системада теркәлмәгән булса, хат традицион ысул белән басылып чыгачак һәм җибәреләчәк.

"Әлеге сервисның өстенлекләре арасында - илтеп җиткерүнең моментальлеге, җибәрүнең сакланышы, аның юридик әһәмияте. Россия почтасы клиентларга вакыт таләпләренә җавап бирә торган югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен яңа технологияләр куллана", - дип билгеләп үтә Россия Почтасы генераль директорының почта бизнесы һәм социаль хезмәтләр буенча урынбасары Ярослав Мандрон.

Электрон хатларның онлайн сервисына тоташтыру ысулы турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International