КФҮтә тавыш бирү өчен участок сайлау өчен гаризалар кабул итү башлана

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Иртәгәдән, 5-нче июньдә, Татарстанның күп функцияле үзәкләре офислары тавыш бирү өчен кулай участок сайлау өчен гаризалар кабул итә башлый. Прописка урыны буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен, халык тиешле гаризаны 21 июньгә кадәр тапшырырга тиеш.

КФҮтә мондый хезмәт паспорт яки шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтү буенча өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк. Гаризаны 59 филиалның теләсә кайсысында бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, КФҮ офисларында килүчеләрне санитар куркынычсызлыкның барлык нормаларын үтәгәндә кабул итәләр: халык битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга, шулай ук социаль дистанцияне үтәргә тиеш.

Гаризаны дистанцион форматта, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки территориаль сайлау комиссиясе бүлекчәләрендә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International