ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторга онлайн-форматта 43 нче стартап-проектларны сайлап алу үткәрәчәк. Бу атнада ук 21 команда үз идеяләрен экспертларга тәкъдим итәчәк.

Кичә видеоконференцэлемтә режимында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы архитектура советының чираттагы утырышы узды.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, балаларны яклау көнендә, 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Кванториум» мобиль технопаркы базасында тормышка ашырыла торган укыту юнәлешләре һәм программалары турында белделәр.

Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы балалар республиканың IT-мәктәпләрендә программалаштыруның төп күнекмәләренә өйрәнә алалар. 2019/2020 уку елында гына да аларда 4 516 республика укучысы белем алды.

Россия Почтасы, илнең иң эре логистика операторы, дарулар һәм даруханә ассортиментындагы башка товарлар китерү белән шөгыльләнәчәк. Планда - ел ахырына кадәр 9 меңнән артык даруханәне колачлау.

1 июньдә битараф булмаган гражданнар Балалар басмаларын Россия почтасы аша бүләк итеп кенә калмыйча, илнең 85 регионыннан килгән балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләргә «Игелек агачы» хәйрия акциясе ярдәмендә ярдәм итә алачак. Кул куелган каталогта 200дән артык файдалы журнал һәм газета, шул исәптән Россия халыклары телләрендә дә тәкъдим ителгән. 1 июньнән 10 июньгә кадәр язылуны шактый ташламалар белән рәсмиләштерергә мөмкин - бу көннәрдә Россия Почтасы җәйге язылу декадасын үткәрә.

Татарстан Республикасының Яндекс.Лицеенда уку елы тәмамланды. 270 укучы беренче курсны тәмамлады, ике еллык уку программасын 160 кеше үтте. Проект республикада инде 3 ел эшли (2017 елда старт алган).


30
май, 2020 ел
шимбә

Туры эфирда Татарстан Республикасы үткәрә торган Бөтенроссия эшләүчеләр ярышының беренче этабында өч җиңүче сайлап алынды.


29
май, 2020 ел
җомга

«ИТС һәм ситуацион үзәк элементлары» онлайн-хакатон проектларын финал яклау 30 майда 9:45 сәгатьтә узачак. Чараны туры эфирда карарга мөмкин булачак.

Балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану беренче тапкыр гадәти булмаган шартларда узачак: балалар лагерьлары ябылган, экскурсияләр юк, спортның команда төрләре белән шөгыльләнү тәкъдим ителмәгән. Телевидение үз өстенә укыту һәм күңел ачу функцияләрен ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International