Интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон финалын турыдан-туры эфирда карарга мөмкин булачак

2020 елның 29 мае, җомга

«ИТС һәм ситуацион үзәк элементлары» онлайн-хакатон проектларын финал яклау 30 майда 9:45 сәгатьтә узачак. Чараны туры эфирда карарга мөмкин булачак.

7 көн дәвамында илнең 30 шәһәреннән 60 команда сайлап алынган номинацияләр кысаларында катлаулы аналитик мәсьәләләрне хәл итте. Ярымфиналга 37 команда килеп җитте. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча финалга 12 команда чыкты.

Иртәгә финалистлар түбәндәге бурычлар буенча эшләнгән проектларны тәкъдим итәчәкләр:

1. Туганда көтелгән гомер озынлыгы

2. Һаваның пычрану чыганагын билгеләү

3. Муниципаль берәмлекләрне кластерлаштыру

4. Җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен маршрутлар

5. Транспорт чараларының теркәү билгеләрен тану алгоритмын эшләү, тибын һәм маркасын билгеләү

6. Транспорт агымнарын видеоанализлау алгоритмын эшләү

Командалар бәя бирәчәк:

1.Федор Селезнев - InnoSTage дәүләт корпорациясенең бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе, эксперт комиссиясе рәисе

2. Илдар Фәрахов - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары

3. Радик Гисмятов - ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары

4. Айрат Шиһапов - Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары

5. Руслан Әмирбәков - «Казан-Телематика» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары

6. Рөстәм Юнысов - Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының инвестицион менеджеры

7. Евгений Биряльцев – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли тикшеренүләр институтының санлы технологияләр үзәге мөдире.

Интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон финалын иртәгә, 30 майда, туры эфирда карарга мөмкин булачак. Чара 9:45 сәгатьтә башлана. Түбәндәге сылтама буенча күчегез: https://us02web.zoom.us/j/87005559980?pwd=RjlLejlldWg1S2gvY1ZxYlgvZ1NSQT09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International