ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин архитектура советы утырышын үткәрде

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Кичә видеоконференцэлемтә режимында ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы архитектура советының чираттагы утырышы узды.

Киңәшмә эшендә архитектура Советының барлык әгъзалары катнашты. Очрашуны цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин үткәрде.

Җыелышның төп темасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү мәсьәләсе булды.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Электрон документлар әйләнеше системасы эше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы санлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә системада 45 592 кулланучы теркәлгән, шул ук вакытта коммерция серверына 1 289 оешма тоташтырылган.

Шулай ук Архитектура советы кысаларында катнашучылар цифрлы гигиена принцибы буенча төзелгән дәүләт хезмәткәренең универсаль эш урыны булдыру мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Бу технология хезмәткәрләрнең мәгълүмат җыюга сарыф ителгән вакытны һәм ресурсларны кыскарту юлы белән нәтиҗәле эшен җайга салуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, Советта катнашучыларга SUMUS SUM платформасы тәкъдим ителде, ул зур күләмдәге мәгълүматларны анализлау өчен исәпләү егәрлекләрен кулланырга мөмкинлек бирә.

Утырыш ахырында алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, архитектура Советы Татарстан Республикасының цифрлы процесслары белән нәтиҗәле идарә итү һәм республика халкы өчен яңа сервислар булдыру өчен оештырылган иде. Аңа IT-тармакның алдынгы компанияләре, шулай ук республиканың төрле ведомстволары җитәкчеләре керде: ICL, БАРС Груп, Таттелеком, InnoSTage, Ак Барс Банк, мәгълүмати проектлар белән идарә итү, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, мәгълүмати технологияләр үзәге һәм цифрлы трансформация үзәге. Совет рәисе - Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International