Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына керү өчен уңайлы һәм куркынычсыз онлайн-форматта электрон култамга сертификаты ярдәмендә документлар бирә алалар.
Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының мәгълүмати куркынычсызлыгы турында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советының мәгълүматны саклау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында фикер алыштылар. Чара 28 майда Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш Министрлыгында узды.
Илнең 79 регионыннан 3000гә якын кеше «Цифрлы журналистика» бөтенроссия белем бирү онлайн-программасында катнашачак.
Россия Почтасы һәм "М.Видео-Эльдорадо" хезмәттәшлек башлану турында игълан итте. Почта бүлекләре ритейлер сайтында эшләнгән заказларны бирү пунктларына әйләнәләр. Уртак проект пилоты Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Казанда һәм Новосибирскида – барлыгы 1291 почта бүлегендә эшләтеп җибәрелде.
Соңгы ике айда республиканың дәүләт мәгълүмат ресурслары куркынычсызлыгы системасына Хакер һөҗүме омтылышларының кимүе теркәлгән.
Халыкара балаларны яклау көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» оешмасы әйдәп баручы технологик компанияләр белән берлектә киберкуркынычсызлык буенча Бөтенроссия ачык дәрес үткәрәчәк. Аның бурычы - Интернетта балаларны яклау кагыйдәләре турында искәртү.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасын сату тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы мөһим датаны - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне, 27 майда, 100 ел элек, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Автономияле Татар Социалистик Республикасы (АТССР) турында»гы Декреты имзаланды.
КФУның IT-лицее укучысы Артур Лукьянов Иннополис университетының мәгълүмати куркынычсызлык буенча Innopolis Open олимпиадасы җиңүчеләре арасына керде. Олимпиада бүленгән форматта узды.
Республиканың күп функцияле үзәкләренең барлык 59 офисларында эшкуарлар бизнес өчен 69 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерә алалар.