Почта бүлекчәләрендә ваклап сату товарларын сатуның яңа форматы барлыкка килү Россия Почтасы клиентларына үз вакытын экономияләргә мөмкинлек бирде. Санаулы минутлар эчендә теләгән һәркем почта һәм финанс хезмәтләре комплексын алырга, шулай ук урында сатып алырга мөмкин.
ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Форум онлайн режимда 10 июньнән 30 сентябрьгә кадәр узачак.
Иннополис Университетында "CDO (Chief Data Officer) программасы буенча 2150 кеше белем алган. Программа «Югары звено җитәкчеләрен укыту» (Executive Development) категориясендә финалист булды.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында махсус бүлек эшли башлады, анда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә тиешле ярдәм чаралары җыелган.
Бүген Казанда Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары тематикасы буенча онлайн-хакатон башланды. Анда Россиянең 35 шәһәреннән 180 катнашучы җыелды.
2019 елның 23 маенда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында «Казан-кайнву ноктасы» күмәк эш пространствосы булдырылды. «Казан-кайнау ноктасы» эшчәнлегенең төп юнәлешләре - цифрлы трансформация, тотрыклы үсеш һәм халыкара кооперация, ә төп бурычы - төбәкнең чимал булмаган экспорт потенциалын үстерү.
Yardam.ru үз-үзеңне изоляцияләү һәм уңайлы тормыш республика порталында коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен «Табибларга хатлар» дигән яңа сервис эшли башлады. ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, табибларга Рәхмәт хаты язып, акциядә катнашты.
21 майдан башлап, өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга түләү сорап, Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре офисларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстанда 24 нче май көнне Ураза гаетен бәйрәм итү уңаеннан Россия Почтасының күп функцияле үзәкләре һәм бүлекләре офисларының эш графигы үзгәрде.
Бүгенге көндә республиканың 54 меңгә якын кешесе ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларга электрон рәвештә язылган.