Бәйрәм көннәрендә КФҮ һәм Россия Почтасы эш режимындагы үзгәрешләр

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстанда 24 нче май көнне Ураза гаетен бәйрәм итү уңаеннан Россия Почтасының күп функцияле үзәкләре һәм бүлекләре офисларының эш графигы үзгәрде.

Әйтик, 24 нче май "Минем документлар" бүлекләре өчен ял көне булып тора. 23 майда, бәйрәм алды эш көнендә, КФҮнең эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылды.

Казандагы офислар: Заречный, Яңа Савин, Мәскәү, Көньяк, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (Кулагин ур., 1 йорт) һәм Совет офислары 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк. Дәрвишләр бистәсе, Авиатөзелеш бүлекләре - 8:00 дән 15:00 гә кадәр. Юдино районы «Салават Күпере» торак комплексында бүлек - 8:00 сәгатьтән 14:00гә кадәр.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга филиаллары, шулай ук Тукай районында – 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк. Район филиалларында эш көне 23 май көнне 12:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Россия Почтасы шулай ук Ураза бәйрәме көнендә элемтә бүлекләренең эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

Аерым алганда, 24 нче май барлык филиаллар өчен дә ял көне дип игълан ителә. Бу көнне почта җибәрүләрен, вакытлы матбугатны һәм почта тартмаларыннан язма корреспонденцияне алу да тормышка ашмаячак.

Шимбә көнне, 23 майда, почта бүлекләре Бу көн өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк, эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак.

Дүшәмбе көнне, 25 майда, Россия Почтасы бүлекләре үзләренең гадәти графикларына туры китереп эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International