ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы онлайн-форматта узачак

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Форум онлайн режимда 10 июньнән 30 сентябрьгә кадәр узачак.

Масштаблы форумда IT-стартапларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр эзләү белән кызыксынган эшкуарлар катнашачак.

Сигез атналык форум программасы үз эченә ала: 16 лекция, 150 сәгать индивидуаль һәм төркем сессияләре остазлары һәм экспертлары белән, шулай ук 250 стартап. Форумның гомуми приз фонды 15 000$ тәшкил итә: иң яхшы өч проект алачак 7 000$, 5 000$, 3 000$.

2020 елгы форум экспертлары сыйфатында югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы дәүләт автоном учреждениесе директоры Антон Грачев, Snackable News җитәкчесе Зиад Бароуни, Сколково фән һәм технологияләр институты профессоры Желько Текич, Монако халыкара университеты профессоры Максимилиан Рапп һәм башка халыкара экспертлар чыгыш ясаячак.

Форум 2014 елдан башлап ел саен үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 50 илдән 800 дән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 миллион доллардан артык булды.

Форумда катнашу өчен заявканы 31 майга кадәр сайтта калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International