ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Yardam.ru порталындагы хатта табибларга рәхмәт белдерде

2020 елның 22 мае, җомга

Yardam.ru үз-үзеңне изоляцияләү һәм уңайлы тормыш республика порталында коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен «Табибларга хатлар» дигән яңа сервис эшли башлады. ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, табибларга Рәхмәт хаты язып, акциядә катнашты.

«Сез, үзегезне кызганмыйча, көн-төн йокысыз төннәрегез, үз бурычыгызны үтисез, пациентлар турында кайгыртасыз, еш кына үзегез турында онытасыз, атналар буе гаиләләрегез белән күрешмисез, эшегезгә бирелгәнсез. Без сезнең кылган батырлыкны һәрвакыт истә тотачакбыз! Кешеләргә бүләк иткән ышанычыгыз өчен рәхмәт!» ,- дип язды цифрлы министрлык башлыгы.

Яңа сервис сайттагы кире элемтә функциясе белән аерым бүлектән гыйбарәт. Һәр кеше авыр вакытта хат аша авыр хезмәтләре өчен табибларга рәхмәт белдерә ала.

Хатны порталда ук язарга була (сүз саны чикләнмәгән). Моның өчен сез теләгән хастаханәне күрсәтергә кирәк.

Моннан тыш, порталда сезнең хат өчен матур бизәүне сайларга мөмкин. Шуннан соң «җибәрергә» төймәсенә басарга гына кала.

Алынган хатлар Yardam.ru порталында районнар һәм хастаханәләр буенча фильтрация белән аерым бүлектә басылачак.

Yardam.ruүз-үзеңне изоляцияләүдәге уңайлы тормыш порталы 30 мартта эшли башлады. Проект Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә эшләнгән.

Бүгенге көндә порталда үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында татарстанлыларның уңайлы тормышы өчен 500дән артык санлы сервис һәм хезмәт күрсәтелә: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, Бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International