Иннополис Университетында "CDO (Chief Data Officer) программасы буенча 2150 кеше белем алган. Программа «Югары звено җитәкчеләрен укыту» (Executive Development) категориясендә финалист булды.
Eccellence in Practice Award премиясе булачак һәм гамәлдәге җитәкчеләрне укыту, белем бирү экосистемаларын һәм корпоратив мәдәниятне үстерү буенча партнерлык белем бирү проектлары өчен тапшырыла. Премиянең жюри составына Европаның, Азиянең һәм Төньяк Американың 18 иленнән мәгариф оешмаларының җитәкчеләре, программа директорлары һәм идарәчеләре керә.
2019 ел ахырында Иннополис Университеты «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «CDO (Chief Data Officer) — мәгълүматларга нигезләнгән идарә» программасы буенча Россиянең 2150 дәүләт хезмәткәренә белем бирде. ИТ-югары уку йорты Сингапур һәм Барселонага чыгып, Россия субъектларыннан 41 CDO-менеджер өчен укыту уздырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча университетта «CDTO — цифрлы трансформация җитәкчесе» программасын республиканың 79 министрлар һәм муниципаль җитәкчеләре узды. Шуны искәртик: укыту нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем формалаштырылды. Эшче төркем составына барлыгы 40 кеше керде.
«Безгә коллегалар белән тулы цифрлы ведомствоара бәйләнешне оештыру буенча зур системалы эш алып барырга кирәк. Уртак көч белән без барлык дәүләт органнарында да санга күчүне гамәлгә ашырырга тиеш. Һәр конкрет ведомствода цифрлы процессларны җайга салырга кирәк. Үз чиратында, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы цифрлы трансформация юнәлешендә бердәм дәүләт сәясәтен эшләүне һәм тормышка ашыруны һәм республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк. Безнең уртак эшебезнең төп күрсәткече-дәүләт белән хезмәттәшлек иткәндә халыкның һәм бизнесның канәгатьлеген арттыру", - дип билгеләп үтте цифрлы министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин.