ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге статистикасы буенча, апрель аенда 403 мәгълүмати системаларга һәм сайтларга санкциясез керү омтылышы теркәлгән, бу алдагы айдагы һөҗүмнәр саныннан 20% ка кимрәк (март – 499 омтылыш).
Шулай итеп, май аенда компьютер һөҗүмнәренең уңышлы булмавына 383 очрак теркәлгән.
Әйтергә кирәк, компьютер һөҗүмнәре саны кимү, беренче чиратта, куркынычсызлык чараларын көчәйтү белән бәйле. Ел башыннан белгечләр тарафыннан республика системаларының зәгыйфьлеге буенча тикшерүләр үткәрелде.