Илнең 79 регионыннан 3000гә якын кеше «Цифрлы журналистика» бөтенроссия белем бирү онлайн-программасында катнашачак.
Белем бирү курсы РФ Президенты Администрациясе, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия Журналистлар берлеге ярдәмендә «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан эшләнгән.
Программаның төп максаты - югары технологияләр өлкәсендә тоткарлыксыз юнәлеш алган белгечләрнең кадрлар кытлыгын җиңү, шулай ук эшләүче журналистларның санлы компетенцияләре дәрәҗәсен арттыру.
Проект кысаларында катнашучылар технологияләр һәм цифрлы сервисларның дәүләт оешмалары эшен ничек үзгәртүен белеп кенә калмыйча, цифрлы технологияләр өлкәсендә төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләре белән дә таныша алачаклар.
Проектта Россиянең эре массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, танылган ИТ-компанияләр вәкилләре, шулай ук цифрлы трансформация лидерлары һәм югары класслы чиновниклар укытачак.
200 сәгатьлек укыту Skillcare онлайн-платформасында TrueConf видео-конференц-элемтә системасын кулланып узачак, ә барлык язма өй биремнәре Р7-Офис офис платформасында башкарылачак.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын төшергәннән соң көндезге дәресләр башланачак, шулай ук Россиянең 10 төбәгендә, аерым алганда, Мәскәү, Сочи, Казан, Санкт-Петербург, Владивосток, Ульяновск, Калининград, Пермь, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород шәһәрләрендә күчмә чаралар үткәрү планлаштырыла.
Программа турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга мөмкин: https://цифроваяжурналистика.рф/.