Республиканың күп функцияле үзәкләренең барлык 59 офисларында эшкуарлар бизнес өчен 69 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерә алалар.
«Минем документлар» офисларында эшмәкәрләр 16 ведомство һәм оешма хезмәтләрен ала алалар:
- ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы;
- ТР Икътисад министрлыгы;
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы;
- ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;
ТР буенча ЭЭМ;
- ТР буенча ФСХИ һ. б.
Юридик затлар өчен КФҮ офисларында күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегенә, аерым алганда, керә:
Статистика буенча, Росреестр һәм ФСХ хезмәтләре аеруча популяр.
Агымдагы елның дүрт аенда КФҮ офисларында юридик затлардан Росреестр хезмәтләре буенча 58 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән,ә федераль салым хезмәте хезмәтләре буенча - 5 316 мөрәҗәгать (5 меңгә якын документ бирелгән).
Гомумән алганда, 2020 елның гыйнварыннан апрель аена кадәр КФҮ офисларында 719 меңгә якын хезмәт рәсмиләштерелгән, 540 мең документ бирелгән.