ТР Цифрлаштыру министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 29 мае, җомга

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының мәгълүмати куркынычсызлыгы турында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советының мәгълүматны саклау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында фикер алыштылар. Чара 28 майда Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш Министрлыгында узды.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үз чыгышында Куркынычсызлык Советы тарафыннан Татарстан Республикасында мәгълүматны саклауны оештыру концепциясенең яңа редакциясен кабул итү турында комиссия әгъзаларына мәгълүмат бирде.

Ведомство башлыгы ассызыклаганча, Глобаль Цифрлаштыру шартларында мәгълүмати куркынычсызлык торышын катгый контрольдә тоту республика хакимиятенең барлык башкарма органнары җитәкчеләренең иң беренче бурычларыннан берсе булып тора.

Утырыш барышында өч республика министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы вәкилләре докладлары тыңланды.

Шулай ук утырышта катнашучылар дәүләт мәгълүмат системаларында мәгълүматны саклауны тәэмин итү һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл иткәндә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International