Татарстанның IT-мәктәпләрендә 4 516 укучы белем алды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы балалар республиканың IT-мәктәпләрендә программалаштыруның төп күнекмәләренә өйрәнә алалар. 2019/2020 уку елында гына да аларда 4 516 республика укучысы белем алды.

Бүген җәйге каникулларның беренче көне. Быел уку процессы гадәти булмаган рәвештә тәмамлана: йомгаклау имтиханнары соңрак вакытка күчерелә яки бөтенләй гамәлдән чыгарыла, ә соңгы шалтыратулар онлайн режимында уза.

Гомумән алганда, 2019/2020 уку елында Татарстанның IT-мәктәпләрендә уку – Яндекс.Лицейлар, IT-cube, "кванториумнар" - 4 516 укучы үтте. Укуның соңгы айлары дистанцион форматта оештырылды.

Яндекс.Лицей - Яндексның белем бирү проекты, аның кысаларында 8-9 нчы сыйныф укучылары программалаштыру нигезләренә бушлай укый ала. Уку программасы ике елга исәпләнгән: беренчесендә – балалар Python программалаштыру теле белән танышалар, икенчесендә - сәнәгать программалаштыру нигезләрен үзләштерәләр һәм уку проектлары өстендә эшлиләр.

Яндекс.Лицей - ул тормышларын югары технологияләр белән бәйләргә теләгән мәктәп укучылары өчен менә дигән старт. Быел лицейда тәрбияләнүчеләрнең өченче буыны чыгарыла инде. 2020 елда барлыгы 270 укучы беренче курсны тәмамлады, ә ике еллык уку программасын 160 кеше үтте.

IT-өлкә белән кызыксынучы яңа эш башлаучылар 7 яшьтән 18 яшькә кадәр «IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәкләрендә бушлай программалаштыруны өйрәнә алалар. Бу уку елында гына да IT-cube да 770 укучы белем алды. Ә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы базасында эшләүче IT-академия 51 укучы чыгарды.

Ел саен республикада «Кванториум» технопаркларының Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә белем бирү программалары, шул исәптән төрле мастер-класслар һәм чаралар, 4 меңнән артык баланы үз эченә ала. «Кванториум» технопарклары булачак инженер кадрларын әзерләү бара торган мәйданчыклардан гыйбарәт, шулай ук инновацион технологияләр һәм идеяләр сынала. Барлык "кванториумнар" да югары технологияле җиһазлар урнаштырылган, бу яшь буынның фәнни-техник потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International