Бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы старт ала, ул бер виртуаль мәйданчыкта 263 спикер һәм 30 илдән 6 меңнән артык катнашучыны җыячак. Форумны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә «Цифрлы трансформация. Чакырулар һәм перспективалар» пленар утырышыннан башлана. Теркәлү узарга һәм чарага кушылырга түбәндәге сайтта мөмкин - https://kazandigitalweek.com/.
Татарстан Республикасы алдынгы технологияләрне нәтиҗәле куллану өлкәсендә «Приоритет» милли премиясе заказы буенча «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән цифрлаштыру контекстында төбәкләрнең җәйге медиарейтингы лидерлары өчлегенә кертелде.
Ярышларның финаллары 2021 елның февраленнән март аена кадәр Иннополис университеты мәйданчыгында узачак. Катнашу өчен 6-11 сыйныф укучылары чакырыла. Олимпиада ике этапта уздырыла: читтән торып һәм турыдан-туры.
Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү сыйфатын дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша бәяли алалар. Фикер, шикаять яки тәкъдимне кире элемтәнең махсус формасы аша калдырырга мөмкин - https://www.gosuslugi.ru/10090/1
Россия мәктәпләрендә Ясалма Интеллект технологияләренә һәм машина белән укытуга багышланган «Саннар дәресләре» уза. Белем бирү проекты кысаларында балалар ясалма интеллектның кайда кулланылуын беләчәкләр, шулай ук пилотсыз автомобильләр өчен алгоритмнар тудырачаклар.
Россия ИТ-югары уку йорты «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Киләчәккә Билет» федераль проектына кушылды. 6-11 нче сыйныф укучылары югары уку йортына кергәнче һөнәри юнәлеш бирүне билгели һәм эш бирүчедә сайлаган һөнәр буенча реаль бурычны үти алачаклар.
Республика халкы Telegram мессенджерында газ, су, җылылык һәм электр өчен счетчиклар күрсәткечләрен, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилиянең тавыш ярдәмчесе аша бирә ала. Ничек моны эшләргә кирәклеген җентекләп сөйлибез.
21-24 сентябрьдә Казан Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын кабул итәчәк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин киң колачлы виртуаль форумның ничек узуы турында сөйләде.
Республиканың радиотелевизион станцияләрендә сентябрь аенда аналог телеканалларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар тапшыруларын туктатып тору көтелә. Сезнең уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы стратегиясе концепциясе турында фикер алышуга багышланган стратегик сессия узды. Анда 40 CDTO (Chief Digital Transformation Officer), республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары катнашты.