Россиядә финанс ИТ-грамоталылыгы буенча Бөтенроссия кибердиктанты старт алды. Халык диктантта 1 ноябрьгә кадәр RUNET-ID платформасында катнаша һәм финанс өлкәсендә үз цифрлы белемнәрен тикшерә ала.
Кибердиктантның максаты - халыкның цифрлы мохиттә финанс продуктларыннан һәм хезмәтләреннән имин файдалану турындагы белемнәрен тикшерү, шулай ук балаларның һәм ата-аналарның бу өлкәдә грамоталылыгын арттыру.
Кибердиктант ике тесттан тора һәм ике яшь категориясе өчен аерым үткәрелә: 12-17 яшьлек укучылар өчен, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Һәр тест финанс һәм гомуми цифрлы грамоталылыгына багышланган 15 сорауны үз эченә ала. Сораулар Россия Финанс Банкы белгечләре тарафыннан төзелде.
Моннан тыш, халык RUNET-ID сайтындагы "Белем" бүлегендә белем бирү материалларыннан файдаланып кибердиктларга әзерләнә ала.
Тестлаштыруда катнашу өчен кирәк:
- әгәр RUNET-ID сайтында аккаунт булса: авторлашырга һәм чарага теркәлү формасын расларгв;
- әгәр RUNET-ID сайтында аккаунт юк икән, бары чарага теркәлү формасын тутырыгыз.
Кибердиктант тәмамланганнан соң, катнашучылар хаталар өстендә эш алып бара алачак: нинди сорауларда хаталар җибәрелгән, шулай ук ни өчен нәкъ менә бу җавап дөрес булып тора.
Акция Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атнасы-2020 кысаларында үткәрелә. Аның оештыручылары - Россия дәүләт балалар китапханәсе, РФ./RU. доменнарның Координация үзәге, Россия Банкы һәм РОЦИТ, милли финанс грамоталылыгы үзәге, шулай ук балаларга хезмәт күрсәтүче РФ китапханәләре.