20 меңнән артык татарстанлы эшкә сәләтсезлек кәгазе буенча почта аша түләүләр алды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында яшәүчеләр Россия Социаль иминият фонды тарафыннан эшләүче гражданнарга Россия Почтасының якындагы бүлекчәсендә түләнә торган иминият тәэминатын ала алалар. 9 ай эчендә 20 меңнән артык татарстанлы иминият түләүләрен алган.

Әлеге хезмәттән файдалану җиңел: эшкә сәләтсезлек кәгазе белән бергә эш бирүчегә түләү алу өчен гариза бирергә, үзенең почта адресын күрсәтергә кирәк. Алучыга почта бүлекчәсенә акча кергәннән соң почта тартмасына хәбәр җибәреләчәк.

Акча гариза һәм документлар тапшырган көннән соң 10 календарь көн эчендә күчерелә. Шул ук вакытта турыдан-туры түләүләр, эш бирүченең финанс хәленә карамастан, иминләштерелгән затның пособие алу хокукын тәэмин итүне гарантияли.

Моннан тыш, почта бүлегендә вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу, йөклелекне иртә срокларда исәпкә кую, бала туганда, бала тәрбияләү буенча пособиеләр, производствода зыян күргән кешегә өстәмә түләүләр алырга була.

Адресны, контактларны табарга һәм  почта бүлегенең эш графигын pochta.ru сайтында, шулай ук Россия Почтасының мобиль кушымтасы аша оператив рәвештә ачыкларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International