Халыкка акчалата ярдәм күрсәтү порталын эшләтеп җибәрү турында мәгълүмат - фейк!

2020 елның 23 октябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда халыкка акчалата ярдәм бирү сервисын эшләтеп җибәрү турында мәгълүмат таратыла.

"Дәүләт хезмәтләре порталы" администрациясе тарафыннан имзаланган бу хәбәрләр - фейк. Мондый платформа юк.

Спам авторлары раслаганча, түләү алу өчен кешегә https://ru24tv.info порталында теркәлү узарга кирәк, ә акчаны 10 минут эчендә күчерергә вәгъдә итәләр.

Игътибар итегез, таратыла торган мәгълүмат – ялган. Федераль һәм муниципаль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре порталларының эшләве өчен профильле министрлыклар җавап бирә, алар һәрвакыт гражданнар өчен яңа сервислар һәм платформалар турында рәсми рәвештә хәбәр итәләр.

Халыкны игътибарлы булырга һәм расланмаган мәгълүматка ышанмаска чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International