Министрлыкта дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең цифрлы форматына күчү стратегиясе турында фикер алыштылар

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Искәртеп узабыз, сентябрь аенда Россия Президенты Владимир Путин массакүләм Социаль әһәмияткә ия булган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә 2023 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча күчерергә кушты. Моннан тыш, ил башлыгы дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең актив моделенә күчүне күздә тоткан закон проектларын эшләргә кушты.

Киңәшмә кысаларында Айрат Хәйруллин безнең республикада бу юнәлештә актив эш беренче ел гына алып барылмавын ассызыклады. Моннан тыш, Татарстанда билгеләнгән күрсәткечләргә вакытыннан алда ирешү планлаштырыла. Шулай итеп, 2021 елның беренче яртыеллыгында ук халыкка цифрлы рәвештә 44 хезмәт яки 13 тормыш хәле күрсәтеләчәк.

Киңәшмәдә «Инвектор» генераль директоры Марат Хөсәенов, Түбән Кама, Әлмәт, Саба, Балык Бистәсе, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.

Катнашучылар торак бинаны урнаштыру, объектлар төзү, реклама конструкцияләрен урнаштыру, архив белешмәләрен бирү, шулай ук «Җир», «Милек», «Опека» блокларында хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә ахырында уртак эшкә башлангыч йомгак ясалды һәм алдагы планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International