Татарстанлылар судларга ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аеннан республикада яшәүчеләр суд белгеченә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар. Бер ай эчендә «Чиратка язылу» хезмәте белән 220 татарстанлы файдаланган.

Бүген Портал аша Казанның 52 судына һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә язылырга мөмкин. Электрон чират түбәндәге биш хезмәт алу өчен гамәлдә:

  • Архивтан документлар бирү;
  • Башкарма битләрне бирү;
  • Суд актларын бирү;
  • Закон көченә керү турында тамгалы суд актларын бирү;
  • Эш материаллары белән танышу.

2020 ел ахырына кадәр 190 җәмәгать судьялары участогын, шулай ук Татарстан Республикасы Югары судын электрон чиратка тоташтыру планлаштырыла.

Судка ничек язылырга?

Башта кешегә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының башлангыч битендә урнашкан "Гадел хөкем онлайн" бүлеген табарга кирәк. Бу бүлектә "Судка кабул итүгә язылу" дигән икенче иконаны сайларга кирәк. Шуннан соң система кулланучыдан кирәкле судны һәм ул алырга теләгән хезмәтне күрсәтүләрен сорый. Моннан тыш, һичшиксез, эш номерын язарга кирәк.

Кабул итүгә алдан язылып куярга киңәш итәбез: агымдагы елның +2 көнендә, суд белгечләренең сезнең визитка әзерләнергә вакыты булсын өчен.

Сезнең уңайлылык өчен хезмәт күрсәтүгә кыскача сылтама китерәбез - https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/court/select.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International