ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ICL ДК оештырган «Глобаль ИТ-үзгәрешләр: кешеләр акылында, тормышта, бизнеста» ITSF 2021 форумының пленар утырышында катнашты. Цифрлы министрлык башлыгы дәүләт идарәсенең цифрлы моделен булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.


18
июнь, 2021 ел
җомга

25 июньдә цифрлы лидерлык үзәге мәйданында (Мәскәү шәһәре) InfoSpace инновацион технологияләренең XII Форумы узачак, анда бөтен дөньядан уннарча эксперт һәм ИТ-белгечләр катнашачак.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Минем тавышым» исемле сайлаучылар форумы узды. Очрашуның темасы: «Сайлаулар - 2021: сайлаучының уңайлылыгы өчен курс». Форум ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Онлайн-каналында трансляцияләнде.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

24-25 июньдә Казанда ел саен үткәрелә торган XIV ITSF–2021 санлы форумы узачак, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык әйдәп баручы эксперт катнашачак. Конференцияне ICL компаниясе төркеме оештыра. Быел чара компаниянең 30 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Kazan Expo Халыкара күргәзмә үзәгендә XV Россия венчур форумын ачу тантанасы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, «Сколково» Фонды рәисе Аркадий Дворкович, инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һ. б. катнаша.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

21-24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумын кабул итәчәк. Чара катнаш форматта (офлайн + онлайн) узачак.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

RIGF (Russian Internet Governance Forum) интернет белән идарә итү буенча XI Россия форумына теркәлү дәвам итә. Чара 7-9 апрельдә онлайн-форматта узачак. Сайтта теркәлгәннән соң, форумда бушлай катнашырга мөмкин: https://rigf.ru/.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы старт ала, ул бер виртуаль мәйданчыкта 263 спикер һәм 30 илдән 6 меңнән артык катнашучыны җыячак. Форумны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә «Цифрлы трансформация. Чакырулар һәм перспективалар» пленар утырышыннан башлана. Теркәлү узарга һәм чарага кушылырга түбәндәге сайтта мөмкин - https://kazandigitalweek.com/.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

21-24 сентябрьдә Казан Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын кабул итәчәк. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин киң колачлы виртуаль форумның ничек узуы турында сөйләде.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» IX фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара "Татарстан нефть-газ химиясе форумы" кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International