InfoSpace инновацион технологияләренең XII форумында актуаль цифрлы трендлар турында фикер алышачаклар

2021 елның 18 июне, җомга

25 июньдә цифрлы лидерлык үзәге мәйданында (Мәскәү шәһәре) InfoSpace инновацион технологияләренең XII Форумы узачак, анда бөтен дөньядан уннарча эксперт һәм ИТ-белгечләр катнашачак.

Форум "Икътисадны цифрлы трансформацияләү. Бизнесның роле." темасына пленар утырыштан башланачак. Аның кысаларында спикерлар Россиядә алдынгы базарлар һәм технологияләр үсеше, бизнес-акселерациянең яңа табышлы базарын булдыру мәсьәләләре, югары технологияләргә дәүләт ярдәме чаралары, Россия ИТ-эшләнмәләренә ихтыяҗны стимуллаштыру юллары һ. б. хакында фикер алышачак

Пленар утырышка экспертлар сыйфатында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин, икътисади үсеш министры Максим Решетников, «Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Евгений Ковнир, «Яндекс» генераль директоры Аркадий Волож һ. б. чакырылган.

InfoSpace эшлекле программасында шулай ук инновацион икътисадны үстерүдә бизнес һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлегенә, үзебезнең сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп коруга, агросәнәгать комплексларына санлы карарлар кертүгә багышланган тематик секцияләр каралган.

InfoSpace форумы 2010 елдан бирле үткәрелә. Бүген ул уңайлы "инновацион климат" формалаштыру өлкәсендә дәүләт, бизнес һәм фәнни бергәлек белән уртак эзләү өчен абруйлы дискуссия мәйданчыгына әверелде. Форум тарихында анда 10 меңнән артык эксперт катнашты.

Форумны оештыручылар - «Инициатива» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге. Чара РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының рәсми патронажы астында үткәрелә.

InfoSpace форумының тулы программасы белән танышырга һәм катнашу өчен гаризаны сайтта бирергә мөмкин – https://forum-infospace.ru/ru/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International